Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 77,5 млрд сумлык тулай продукция җитештерелгән. Ә барлык формадагы хуҗалыкларда җитештерелгән тулай продукция күләме 147,5 млрд сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акча керемнәре 60 млрд сумлык булган. Шуның 20 процентка якыны Тукай районы өлешенә туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
“2012 ел катлаулы булуга да карамастан, тармакта акча керемнәрен 110 процентка үстерә алдык”, - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда әлеге күрсәткеч буенча бу чорда иң югары үсеш темпларын (142 процент) Тукай муниципаль районы биргән. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акча керемнәре 12 млрд сумга якын булган. Марат Әхмәтов моңа эре инвесторлар җитәкләгән “Чаллы-бройлер”, “Кама беконы” кебек производстволарның зур өлeш кертүен ассызыклады. Акча керемнәренең 6,5 млрд сумын нәкъ менә “Чаллы-бройлер”, 2,5 млрд сумын “Кама беконы” җәмгыятьләре тәэмин иткән.
Президент Рөстәм Миңнеханов бу уңышны район территориясендә тупланган эре производстволарның гына түгел, район җитәкчелегенең дә зур хезмәте нәтиҗәсе, дигән фикердә. “Районда үсеш бар икәнен танырга кирәк. Әгәр инвестор районга килеп, производстволар булдырган икән, димәк, район җитәкчеләре яхшы эшли. Инвесторлар килеп уңышлы эшли торган районнарны без үрнәк итеп күрсәтергә тиеш”, -дип белдерде ул.
«Татар-информ»