2013 елның 16 март көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН- Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ. б. катнашты.
Бу көнне ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин иде. Гомумән алганда, башкалага 10,65 млн. сумлык товар китерелде. Аны алып килудә 174 машина җәлеп ителде.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәсе 23 мартта да оештырылачак.