Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында, Алексей Амосовның гаилә фермасында семинар үтте. Семинарга хуҗалык җитәкчеләре урынына авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр чакырылган иде. Семинар эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Александр Шадриков, аның икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов, идарә белгечләре, банк хезмәткәрләре катнашты/
Алексей Амосов "Гаилә фермасы" программасы буенча 2011 елда 24 баш сыерга исәпләнгән ферма төзергә керешкән. Шул ук елны Әтнә районыннан 18 баш нәселле тана кайтарылган. Алексей сөйләвенчә, ферманы сафка бастыру өчен 1,4 млн. сумлык кредит ресурслары җәлеп ителгән, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы исә ферманы төзү өчен 1 млн. сум субсидия биргән. Әлеге ферма янындагы тагын бер бинаны Амосовлар инде үз акчаларына төзегәннәр. Бүгенге көндә бу КФХның 37 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 19 баш сыер, арендага алынган 188 гектар җире, 5 тракторы. 2 комбайны бар/
Бүгенге көндә районда 22 "Гаилә фермасы" исәпләнә. 7се шуларның инде продукция җитештерә башлаган. 14е төзелеш стадиясендә, 1 сен төзү өчен яңа гына гариза алынган. Алексей Амосовтан кала, Чепкас-Ильмәт авылында Эльвира Әхмәтова, Татар Бизнәсендә Айрат Хәлилов, Яңа Чокалыда Фәрит Хисаметдинов, Түбән Каракитәдә Шәүкәт Әймәтов, Элмәледә Владимир Лысов та 2011 елда программага кереп, шәхси фермаларын булдырганнар. Билгеле, авыл булгач эшләмичә берни килмәгәнне һәрберебез белә.
Күп кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен бирелә торган кредитлардан актив файдалана. "Эш башлаучы фермер", "Лизинг-грант" кебек һ.б. авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программалар бар. "Эш башлаучы фермер" программасы, мәсәлән, җитештерү базасын ныгытуны күздә тота. 1,5 млн сумлык грантны, шуңа өстәмә тагын 250 мең сумны җир сатып алуга, җитештерү, склад биналарын реконструкцияләүгә һ.б. шундый хезмәтләргә тотып булачак. Әлеге программалар, эш тәртибе турында семинарда тәфсилләп Башкарма комитетның җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов сөйләде. "Россельхозбанк", "Сбербанк", "Ак барс" банклары җитәкчеләре, хезмәткәрләре исә алып була торган кредитлар, алу шартлары белән таныштырдылар. Кызыксынучылар, мин дә булдырам, дип эшкә алынырга теләүчеләргә башлап Ильмир Измайлов белән сөйләшеп-фикерләшеп алырга киңәш итәбез. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге бүлекләрдә юл да күрсәтәчәкләр, киңәш тә бирәчәкләр.
“Туган як”