ТР авыл хуҗалыгы техникаларын табигый газга күчерү буенча киңәшмә узды

2013 елның 16 марты, шимбә

2013 елның 15 мартында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгын газ ягулыгы белән тәэмин итү турындагы сорау каралды.

Очрашу барышында төп борчыган сорауларны министр инженер-техник сәясәт буенча урынбасар Тәлгать Таһирҗанов әйтеп узды. Аның сүзләренчә, “Газпром” белән техникаларны табигый газ ягулыгына күчерү турында килешү төзелде. Республикада чират белән барлыгы 18 мең данә күләмендә техника акрынлап табигый газга күчереләчәк.

Максат итеп 2400 КамАЗ машиналарын, 2 мең тракторны, 1 этапта - 2013-2017 еллар аралыгында - 1.2 мең машинаны һәм 1 тракторны, 2 этапта 2018-2022 елларда – шуның кадәр үк техника күчерү куелган. Бензиннан табигый газга күчерү бик җентекләп уйланылган һәм проблемалар тудырмаячак.

Газ техникаларын булдыру өчен бюджеттан 50% күләмендә субсидия каралган, шуларның 30% РФ бюджетыннан, ә калган 20%ы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Газ заправкаларын (АГНКС) төзүне “Газпром” үз өстенә алачак.

Кайбер предприятияләр табигый газны бүгеннән үк куллана ала. Мәсәлән, ТК «Майский»,  «Челны- Хлеб», Буа районының а/ф «Вамин Буа», «Нива», «Авангард» хуҗалыклары.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, әлеге программа 10 елга каралаган. Төп сораулар, максат-бурычлар “Газпром” рәисе Виктор Зубков белән дә уртага салып сөйләшенде.

Дизель ягулыгы бүгенгесе көндә табигый газга караганда өч тапкыр кыйммәтрәк, шулай булгач әлеге сорауга җаваплы кау таләп ителә. Техниканы газ ягулыгына күчерү буенча программа төзеп, 18 мартка Министрлыкка тәкъдим итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International