ТР АПК делегациясе Беларусия Республикасында эшлекле сәфәрдә

2013 елның 15 марты, җомга

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан агросәнәгать делегациясе Беларусь Республикасына тәҗрибә тупларга китте. Эшлекле сәфәрнең төп максаты - “Унибокс” авыл хуҗалыгы предприятиясенең тәҗрибәсе белән танышу.

Делегация составына министрның урынбасарлары, муниципаль район һәм хуҗалык җитәкчеләре кергән.

Сәфәр барышында Татарстан делегациясе оешманың «Агро-Бокс» филиалында булачаклар. Биредә органик ашлама һәм терлек азыгы әзерләү өчен «Ферабокс» җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы белән танышачаклар. Кунаклар азык-төлек лабораториясе белән, шулай ук, симәнәләрне һәм бөртекле культураны аралау һәм эшкәртү белән дә танышачаклар. Шулай ук терлек азыгы лабораториясен карау, бөртекле һәм кузаклы культураларның орлыкларын эшкәртү принциплары белән танышу ниятләнә.

ТР агросәнәгать комплексы делегациясе “Агро-Бокс Зоотех” филиалында сөт җитештерү технологиясен өйрәнәчәк. РТ кунаклары игътибарына югары сыйфатлы сөт саву өчен махсус җиһазландырылган саву залы эше тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International