Тереклеккә, кешелек дөньясына дөньяви галимнәр өчен дә билгесез булган меңләгән вируслар, йөзләгән йогышлы авырулар янаган бүгенге чорда ветеринария хезмәтенең роле бермәбер арта. Азык-төлек җитештерүнең өзеклексез һәм җәмгыять өчен куркынычсыз булуын тәэмин итүче әлеге системаның эшчәнлеге, чыннан да, колачлап алмаслык. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе белән бәйле таләпләрнең катгый үтәлеше өчен дә, иң беренче чиратта, ветеринарлар җавап тота. Шул нисбәттән, ветеринария табибының, бигрәк тә авыл җирлегендә эшләүче белгечләрнең статусын күтәрү зарурлыгы үзеннән-үзе килеп туа.
Узган җомга көнне район башлыгы Васил Хаҗиев «түгәрәк өстәл» артында үткәргән сөйләшүдә дә кадрлар темасы үзәктә булды. Фикер алышуларда Кама политехника көллияте директоры Р. Ситдиков, югары категорияле һөнәргә өйрәтү мастерлары Л. Йосыпова, Ә. Сөләйманова, мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев һәм районның баш ветеринария табибы Ә. Әбделманов катнаштылар.
Район җирлегендә ветеринария хезмәтен үстерү, камилләштерү, юнәлешендә дистә еллар дәвамында системалы эш алып барыла.
– Белгечләрне үзебезнең авыл егетләре һәм кызларыннан әзерләргә кирәк. Урта мәктәпләр базасында филиаллар ачу зарурлыгы бүген көн кебек ачык. Заманында 76нчы һөнәри-техник училищесы бөтен район, шәһәр, КамАЗ заводлары өчен йөзләгән белгечләр әзерләде. 20-30 ел дәвамында район механизаторларга кытлык күрмәде. Тик әлеге белгечләрнең күбесе бүген пенсия яшендә яки шуңа якынлашып килә. Берничә авылда Кама политехника көллиятенең филиалларын ачсак, кадрлар проблемасы хәл ителәчәк. Эшне ветеринария белгечләре әзерләүдән башларга тәкъдим итәм, – диде район башлыгы.
Көллият директоры Рудольф Ситдиков әлеге фикерне хуплавын, мәсьәлә югары дәрәҗәдә хәл ителгән очракта, конкрет белгечләрне әзерләүдә кыенлык булмаячагын әйтте.
– Район ветеринария берләшмәсендә әзер база, менә дигән лаборатория булу да ветеринария белгечләрен әзерләүдә зур таяныч булыр дип уйлыйм. Яшь белгечләрне җәйге практикалар вакытында тиешле шартлар белән тәэмин итү дә хәл итмәслек проблема түгел, – диде баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов.
Хәер, югары белемле яшь белгечләрне чын мәгънәсендә кызыксындырырлык предприятиеләр дә бар районда. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә кадрларга кытлык юк. Елына 90 мең тонна 250 төрдәге продукция, шул исәптән, «Хәләл» сертификаты белән 40 төрдән артык тавык ите эшләнмәләре әзерли торган «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ – Россиядәге иң алдынгы 10 кошчылык предприятиесе исәбендә. Бүген биредә 40 яшь ветеринария табибы хезмәт куя, бу барлык белгечләрнең 80 проценты дигән сүз. Эшчеләр социаль яктан да, хезмәткә түләү мөнәсәбәтендә дә якланган. Әйтик, ветеринария табибының уртача хезмәт хакы – 26 мең сум.
Россиядәге иң эре дуңгызчылык комплексларының берсе булган «Кама-Бекон» предприятиесендә дә бүген яшь белгечләр алдынгы позицияләрдә хезмәт куя. Ветеринария хезмәте күрсәтүче 31 белгечнең 24е 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Предприятиенең төп юнәлешләре: тере үлчәүдә дуңгыз ите җитештерү, топигс токымлы яшь дуңгызлар сату, республикадагы дуңгызчылык фермаларын югары нәселле спермадоза белән тәэмин итү.
– Голландиянең селекция белән шөгыльләнүче ТОПИГС компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү нәтиҗәсендә дөньяви брендка ия булдык. Бүген комплекста 232 мең 442 баш дуңгыз асрала. Ай саен 34 мең баш тере үлчәүдәге дуңгызлар реализацияләнә. Квартал саен махсус комиссия реализацияләнә торган продукциянең сыйфатына аудит-тикшерү үткәрә. Соңгы елларда чит ил белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, – ди җәмгыятьнең баш ветеринария табибы Равил Сафиуллин.
Райондагы 16067 баш мөгезле эре терлекнең 5 меңе шәхси секторда асрала. Һәм әлеге байлыкның сакланышын нәкъ менә авыл ветеринары тәэмин итә. Ә кадрларга килгәндә, 89 авылга хезмәт күрсәтүче 9 ветеринария табибының һәм эпизоотик отряд составындагы 6 белгечнең яртысыннан күбрәге бүген пенсия яшенә якынлашып килә.
“Якты юл”