2013 елның 19 мартында Россия авыл хуҗалыгы академиясе Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты базасында яшь галимнәрнең “Галимнәрнең инновацион эшләнмәләре – Россия агросәнәгать комплексы” темасына Рауис Гареев истәлегенә багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциянең максаты – яшь белгечләргә үзара иҗади мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, үзләренең фәнни ачышларын күрсәтергә, киләчәктә үзара фәнни эшчәнлек булдырырга мөмкинлекләр тудыру.
Фәнни форумда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия авыл хуҗалыгы академиясе вице-президенты, академик Иван Савченко һ.б. катнашыр дип көтелә.
Пленар утырышта галимнәр тарафыннан Россиянең хәзерге үсемлекчелек үсеше, агроэкосфераның техногенез шартларына яраклашу мәсьәләләре каралачак. Конференциядә катнашучылар терлек азыгы җитештерү, игенчелек, хәзерге шартларда биологик куркынычсызлыкны үстерү мәсьәләләренә тукталачаклар.
Алга таба конференциядә катнашучылар үз эшчәнлекләрен 2 секциядә дәвам иттерәчәк. Аерым алганда, үсемлекчелек, игенчелек һәм терлекчелектә азык җитештерү секцияләре эшлиячәк.