ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 18-24 мартында Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы” программасы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең яшь белгечләре өчен укулар үткәреләчәк.


12
март, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 12 мартында Алабуга районы “Светлая долина”  агрофирмасында зона семинары узды. Киңәшмәдә ТР “Республика ветеринар лабораториясе” директоры Финсур Әхмәтов катнашты.

Кайбыч районы хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннар сөйли.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү турында сөйләде.


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы Советының 26нчы чакырылыш утырышында катнашты.

Февраль ахрында  Мәскәүдә Россия фермерларының XXIV съезды булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) үткәргән бу чарада, илнең 70 төбәгеннән килгән 700ләп делегат арасында, Татарстаннан да 11 кеше катнашкан. Аларның икесе — Түбән Кама районы фермерлары Владимир Аппаков һәм Илнур Зәйнуллин.

Оператив мәгълүматлар буенча, РФ авыл хуҗалыгы язгы оешмаларына чәчү кампаниясе өчен 6022,56 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культура кирәк булачак. Бүген барлыгы 5846,83 мең тонна орлык бар. Орлык белән тәэмин ителеше - 97,1 %, кондиционлык узган ел белән чагыштырганда - 81,9% тәшкил итә.


9
март, 2013 ел
шимбә

Татарстанда терлекчелек тармагының уңай үсеше күзәтелә. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Минниханов алып барды, шулай ук анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питрәч, Алексеевски районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН - Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ. б. катнашты.

Бу яңартылган слетны үткәрү урыны итеп, берьюлы берничә йөз кеше сыйдырышлы “Олимп” боз сарае сайланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International