Казан халкына Саба, Лаеш, Кукмара, Алексеевск, Питрәч, Әтнә районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре хезмәт күрсәтте.
Алабуга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, мартның унтугызына район агрофирмаларына барлыгы 920 тонна аммиак селитрасы кайтарылган.
20 март көнне Актаныш районының “Таң” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяли торган семинарда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы инженерлар, агрономнар, икътисадчылар, хуҗалык рәисләре, фермерлар катнашты.
Азнакай районы агросәнәгать предприятиеләрендә тракторларга, прицепларга еллык дәүләт техник каравы муниципаль район башлыгы белән килешенгән һәм “Гостехнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе тарафыннан раслаган график нигезендә 18 мартта башланырга тиеш булса да, “Таллы Бүләк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) һәм “Шәвәлиев КФХсы”нда (Әсәй авылы җирлеге) ул, башкаларга үрнәк буларак, вакытыннан алда – 14 март көнне уздырылды.
Апас районының Кормаш авылыннан Илдар Кавиев гөмбә үстерү турында очраклы гына ишеткән, аннан соң инде кызыксынып китеп өйрәнә башлап, бүгенге көндә күпләп гөмбә җитештерү белән шөгыльләнә.
21 мартта Санкт-Петербург шәһәренең ОАО "ЛенЭкспо" мәйданында авыл хуҗалыгы кооперативларының I Бөтенрәсәй җыены ачылды. Әлеге ике көнлек чараның оештыручылары булып Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия үзәк союзы, Россия крестьян (фермер) авыл хуҗалыгы кооперативлар ассоциацясе, Россия кооператив ассоциацияләре һәм союзлары тора.
2013 елның 20 мартында Тәтеш районының “Авангард” хуҗалыгында узган семинарда сөт ферамларында оештыру процессын яхшырту һәм биологик чиста продукция булдыру турында сүз барды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның фермерлар секторын үстерү резервы булуы бәхәссез. Лаеш районда да моңа мисаллар күп.
2013 елның 23 мартында Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узачак.
Фәнни форумда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия авыл хуҗалыгы академиясе вице-президенты, академик Иван Савченко һ.б катнашты.