2013 елның 11 апреленә алынган мәгълүматлар буенча, ресупбликада көзге культураларны тукландырган мәйдан 20,5 мең га тәшкил итә. Бүген әлеге юнәлеш буенча югары күрсәткечләр Әлки районында күзәтелә - 9,1 мең га. Шулай ук, тукландыру эшенә Апас, Кама-Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Чистай аграрийлары да кушылды.
Мәрмәр таш турында һәркемнең ишеткәне бардыр. Ә менә мәрмәр итнең нинди булуын Әгерҗе районы Ямурза авылында яшәүче эшмәкәр Сәхиповлар яхшы белә. Аларның гаилә фермаларындагы 320 терлек арасында нәкъ менә шундый ит бирә торган маллар да бар.
Агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә багышланган республикакүләм бәйге кысаларында Тукай районы хуҗалыкларында да тикшерүләр үтте.
2013 елның 10 апреленә алынган оператив хәбәрләр буенча, Татарстанда 12,4 мең га уҗым тукландырылган. Алексеевск районында көзге кульураны тукландыру 6,5 мең га, ә Зәйдә - 1,4 мең га мәйданны тәшкил итә. Шушы көннәрдә язгы кыр эшләренә Кайбыч, Спас аграрийлары да тотынды.
Нурлат районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр: кырларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара
Теләче районының “Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыгында азыкны терлекләргә фәнни нигездә баланслап, микро, макро элементларга баетып бирәләр.
Кичә язгы кыр эшләренә Лениногорск, Питрәч, Мөслим, Түбән Кама аграрийлары тотынды.
Очрашу барышында биопрепаратлар, гербицидларның кышлаган культурага тәэсиренә, 2013 елда агроиминиятләштерү үзенчәлекләренә һ.б. тукталдылар.
Район этабында җиңүчеләрнең материаллары Республика этабына җибәрелә. Ул 1 апрельдән 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Беренчеләрдән булып кырга Азнакай һәм Алькеевский районнары аграрийлары чыкты.