ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 16 апрель көнне Игенчеләр сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында 2013 елның  язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча киңәшмә үтте. Чарада шулай ук 18 сервис хезмәте инженерлары катнашты.

Узган ел  “Яңа эшли башлаган фермерлар” программасы буенча  Татарстанның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының конкурс комиссиясенә  160  гариза бирелгән,  шулардан  100 фермер  конкурста җиңүче дип танылган,   алтысы – Биектау районыннан. Грант яулаучыларның берсе –  Усадтан Гөлнара Зарипова.


15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

15 апрель көнне “Саф“ хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.

Республика кырларында күпьеллык үләннәрне тукландыру 47,1 мең гектарда башарылган. Питрәч районы 3,8 мең га, Зәй – 3,7 мең га, Актаныш – 3 мең га мәйданда эш башкарган.

Бүген Актаныш районының ООО “Саф” хуҗалыгы базасында республика агросәнәгать комплексына практик ярдәм күрсәтү буенча семинар-киңәшмә үтә.


13
апрель, 2013 ел
шимбә

Язгы кыр эшләрен туфракта язгы дымны саклап сыйфатлы башкару мөһим. Агымдагы елда нинди уңыш алу шуннан тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмтов белдерде.

2013 елның 13 апрелендә  “Казан” Агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.


12
апрель, 2013 ел
җомга

2013 елның 11 апрелендә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов җитәкчелегендә 2013 елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча чираттагы утырыш булып узды. Чарада министр урынбасарлары, штаб әгъзаләре, шулай ук ТР Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Спас районнары Идарә җитәкчеләре дә катнашты.

Җәй һәм көз айларында Мөслим районы Метрәй авылы башы ап-ак булып күренә. Мөслим Татарстанда салкын районнарның берсе булып танылса да, анда җәй көне кар яумый үзе. Болар – гаилә фермерларының казлары. Башка якларда кошчылык белән шөгыльләнүчеләр аерым көн итсәләр, биредә тавык, каз үрчетүче гаилә фермалары, бергә тупланып, кооператив төзегәннәр.

2013 елның 20 апреленнән башлап республикада язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге буенча айлык башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International