ТР авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында "Терлекченең иң яхшы ял итү бүлмәсе" конкурсының район этабы тәмамланды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Район этабында җиңүчеләрнең материаллары Республика этабына җибәрелә. Республика этабы исә 1 апрельдән 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге конкурс агросәнәгать комплексы профсоюз  эшчеләренең Татарстан Республика комитеты тарафыннан игълан ителгән иде. Аның төп максаты: һөнәрнең абруен күтәрү, терлекчелек продукциясен арттыру, эш шартларын яхшырту. Бүлмәдә гигиена кирәк-яраклары, эш күрсәткечләре стендлары һәм сәламәтлек почмагы булырга тиеш.

Конкурсның нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, җиңүчеләр дипломнар һәм акчала премия белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International