Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Беренчеләрдән булып кырга Азнакай һәм Алькеевский районнары аграрийлары чыкты.

Бүгенгә Азнакай районының «Союз-Агро» хуҗалыгында 1,1 мең га көзге культуралар һәм 0,8 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Әлки районының «Центральное Алькеево» һәм «Южное Алькеево» предприятиеләре 1,2 мең га мәйданда көзге культураларны тукландырган.

Шулай ук республиканың Алексеевский, Буа, Минзәлә, Нурлат, Сарман һәм Яңа Чишмә районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкән.

8 нче апрельгә булган мәгълүматлар буенча, республика кырларында 3,3 мең га көзге культуралар, 2,5 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International