2013 елның 2-5 апрель көннәрендә республиканың дүрт районында ТР ФГБУ «Россельхозцентр», «Элитные семена Татарстана» ассоцациясе, ООО НПИ «Биопрепараты» белән берлектә язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү буенча зона киңәшмәләре булып узды.
Әлеге чарада район муниципалетлары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, агрономнар, РСЦ тармагы белгечләре һ.б. катнашты.
Катнашучылар язгы-кыр эшләрен кыска вакыт аралыгында югары сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәклегенә басым ясадылар. Алга таба бер еллык кышлаган бөртекле һәм кузаклы культура, шулай ук, күпьеллык үләннәрнең мониторингы белән дә таныштылар. Очрашу барышында биопрепаратлар, гербицидларның кышлаган культурага тәэсирен, 2013 елда агроиминиятләштерү үзенчәлекләре дә читтә калмады.
Семинарның практик өлешендә бөртекле һәм кузаклы симәнәнең чәчүлек вакытында сыйфатын күтәрү методлары белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук, технологик операцияләр үткәрү, авыл хуҗалыгы техникасын көйләү, терлекләргә азык базасы булдыру турында да сүз барды.