ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстанда үткән тәүлектә 3064,6 т сөт савып алынган. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренче урында.

Бүген Казанда ТР агросәнәгать комплексы эшчеләре өчен уңыш үстерү һәм аны саклау буенча укулар башланды.


5
май, 2013 ел
якшәмбе

Кайбыч районы хуҗалыкларында малларны кышлату ахырына якынлашып килә. Терлекчеләр агымдагы елның беренче кварталында уңай күрсәткечләргә ирешкән

Татарстанда терлекне җәйге лагерьләргә күчергәннәр, бу беренче көннәрдән үк урамда көтелүче һәр сыерның савым нәтиҗәлелеген 300-500 граммга арттыруга мөмкинлек биргән. 

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.


4
май, 2013 ел
шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында чәчү эшләре белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Бүгенге көндә Татарстанда иртә сабан культуралары сөрү җирләренең 35 % били. Авыл хуҗалыгы культуралары 635,8 мең га мәйданга чәчелгән. 

4 май  көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен активлаштырырга кирәклеген белдерде. 


3
май, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың көньяк-көнчыгыш - Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль  районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International