ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2013 ел
җомга

Ютазы районында чәчү эшләре башланганга бер атна вакыт узды. Якын көннәрдә терлекләрне көтүлекләргә чыгару бурычы тора. Кыскасы, крестьянның кылны кырыкка бүлер чагы.

Татарстаның 3 районында күркә үрчетә башлаячаклар. Әлеге эш өчен аларга яңа туган күркә чебиләрен махсуз ТР Яшел Үзән районының “Индейка”  кооперативы тәкъдим итәчәк. 


2
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татар фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырлары белән танышты һәм институтның  алдынгы белгечләре белән очрашты. 

2 майда  алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан аграрийлары чәчү эшләрен 423,8 мең га мәйданда башкарган. Бу планның 23 процентын тәшкил итә. Шикәр чөгендере 9,2 мең га  (17%)  да чәчелгән, шулай ук рапс 5,9 мең  га җир куенына кергән (5%).


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Буа һәм Кама Тамагы муниципаль  районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

4 май  көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.

2013 елның 30 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Буа районы чәчү эшләрендә иң актив эш алып баручы районнарның берсе. Бүген аның күрсәткечләре – 21,5 мең га. Шулай ук  Кайбыч районы – 9,8 мең га, Тәтеш районы – 13,8 мең га. Гомумән республика буенча 303,6 мең гектар мәйданда эш башкарылган, бу планның 17 процентын тәшкил итә.

Белгечләр сүзләренчә, бәрәңгене утырту өчен җир 9-10 градуска кадәр җылынып җитәргә тиеш.


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Яңа Чишмә, Аксубай һәм  Нурлат районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

29 апрельдә алынган мәгълүматлар буенча язгы чәчү 272,7 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 15 процентын тәшкил итә. Шулай ук 150,6 мең гектарда - арпа, 36,7 мең гектарда - бодай, 10,0 мең гектар мәйданда борчак  җир куенына кергән. Буа (35%), Апас (32%), Тәтеш (30%), Чүпрәле (28%) игенчеләре аеруча актив эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International