ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

22 май көнне Әлмәт муниципаль  районында машина белән сыер  саву операторлары арасында бәйге узды. Чарада 17 хуҗалыктан 38 кеше катнашты.

22 май көнне Danone компаниясе Казанда үтүче  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын официаль сөт продукцияләре белән тәэмин  итүче буларак, махсуз ассортиментта  продукция чыгаруны  тантаналы рәвештә башлап җибәрде.

Сабан культараларын чәчү тәмамлаганнан соң аграриялар чәчүлекләрне тәрбияли башлады. Тишелеп чыкканчы һәм тишелгән уҗымнарны тырмалау, сабан бөрлекле культураларын тикшерү, чүп үләннәренә каршы эш башкарырга вакыт җитте.

23 майга алынган мәгълүматлар буенча Чүпрәле муниципаль районы буенча көненә уртача 62,2 тонна сөт савыла, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда күбрәк.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе

22 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда бәрәңге утырту 6,4 мең га да (69%) башкарылган.

Чирмешән районының “Лашман агрофирмасы”нда 2 мең 650 гектарга якын мәйданда язгы культуралар тулысынча чәчелгән.

Бүгенге көндә районда көнлек җитештерелгән 68 тоннадан артык  сөтнең 28 тонна 300 центнеры “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән авылы терлекчеләре өлешенә туры килә.


21
май, 2013 ел
сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балтач һәм Саба муниципаль  районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Әгерҗе районы агрофирма басуларына икенче икмәкне 439 га мәйданда утыртачаклар.

Кама-Тамагы районында уңыш формалаштыру өчен  үзебезнең илдә җитештерелгән һәм чит илдән кайтартылган төрле маркадагы 14 сиптергеч бар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International