Иренмәсәң – икмәкле булырсың

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Авыл хезмәтчәннәре бөртекле сабан культураларын чәчү буенча төп эшләрне планда каралган агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыкты.

Моңа яхшы һава шартлары да булышкандыр. Әмма шул ук вакытта үсемлекләр авырулары, корткычлар белән зарарлану һәм чүп үләннәре тишелеп чыгуга да мөкинлекләр  барлыкка килде. Шуңа күрә хәзер аларга каршы чәчүләрне эшкәртергә кирәк.

Кама-Тамагы районында уңыш формалаштыру өчен  үзебезнең илдә җитештерелгән һәм чит илдән кайтартылган төрле маркадагы 14 сиптергеч бар. “Олы Кариле” ААҖда чүп  үләннәре һәм корткычларга каршы чәчүләрне эшкәртеп чыктылар, - ди район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Фатыйхов, - “Туман”нар Тәмте һәм Кече Салтыкта, “Амазони”лар – Карамал, Иске Барыш, Келәнче, Олы Бортас, Сөйкидә, югары  җитештерүчән үзйөрешле чит ил сиптергече – Кирельскида эшли”. Сиптерүнең гадәти  практикасы – иң элек ашлык борчасына каршы басу кырыйлары, аннан соң барлык басу. Уҗымнарны эшкәртү сроклары узды инде, шул ук вакытта сабан культураларын эшкәртүне кулдан ычкындырмаска кирәк, - дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International