Универсиадага – Татарстан сөте

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 май көнне Danone компаниясе Казанда үтүче  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарын официаль сөт продукцияләре белән тәэмин  итүче буларак, махсуз ассортиментта  продукция чыгаруны  тантаналы рәвештә башлап җибәрде.

“Эдельвейс” бренды астында - сөт, май, каймак, шулай ук төрле сөт кушылып ясалган продукцияләр дә чыга башлады.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, “Универсиаданың Казандагы башкарма дирекциясе” АНО директор урынбасары Окасана Тубман һ.б катнашты.

“Спортчыларны һәм башкалабызга килгән кунакларны  Универсиада вакытында сыйфатлы  һәм табигый яктан чиста, үзебезнең җитештерүчеләрнең продукцияләре белән генә тәэмин итәчәкбез. Шунысы да мөһим, Универсиада төбәкнең икътисадын да үстерсен иде, шул исәптән авыл хуҗалыгын да. Әлеге хезмәттәшлек  ярдәмендә хуҗалыклардан сөт  алу үсәчәк, ә бу исә терлекчелекнең үсешенә дә китерә”, - диде үзенең чыгышында  Нәҗиб Хаҗипов.

Казан шәһәрендә урнашкан “Эдельвейс М” комбинаты тулаем республикабызда җитештерелгән сөтне кулланачак. Яңа продукция кибет киштәләрендә   инде бүгеннән чыгар дип көтелә. Универсиада башлануга 10 көн кала “Эдельвейс М” 1500 тонна сөт продукциясе җитештерергә планлаштыра. Җәйге уеннар тәмамлангач та яңа продуктлар чыгудан туктамаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International