23 майга алынган мәгълүматлар буенча Чүпрәле муниципаль районы буенча көненә уртача 62,2 тонна сөт савыла, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда күбрәк.
Чүпрәле районында малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлагач, район буенча сөт саву күләме дә сизелерлек арткан. “Цильна” хуҗалыгы сыер савучылары алдынгылыкны бирми. Биредә көненә уртача 15400 тонна сөт җитештерелә (үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1100 тоннага күбрәк), бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым - 28 кг. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында исә көнлек уртача савым - 30 тонна 500 кг (үткән елга караганда, 1400 тоннага артыграк), бер сыерга уртача савым 15,5 кг туры килә. “Хафизов” крестьян-фермер хуҗалыгында көненә 2500 тонна, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында 2000 тонна (бер сыерга туры килгән уртача тәүлеклек савым 18,5 кг) сөт җитештерелә. “Чүпрәле-Азык” җәмгыятендә көнлек уртача савым 9500 тоннаны тәшкил итә, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бер тоннага кимрәк, бер сыерга туры килгән уртача савым - 7,5 кг гына.
“Көз җитеп маллар җәйге лагерьлардан кабат фермаларга кайтарылганчы, биналарны төзекләндерү, агарту һәм дезинфекцияләү, азык утарларын яңа азык запасы туплауга әзерләү һәр хуҗалыкта башланырга тиеш, - дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.