Чирмешән районының “Лашман агрофирмасы”нда чәчү төгәлләнгән

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Чирмешән районының “Лашман агрофирмасы”нда 2 мең 650 гектарга якын мәйданда язгы культуралар тулысынча чәчелгән.

- Бу эштә өч агрегат катнашты,- ди хуҗалык җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов. – Орлык, ягулык, ашлама белән проблема булмады. Барысы белән дә вакытында тәэмин итеп тордык. Дөрес, әүвәл эш сүлпәнрәк барды, әмма соңгы көннәрдә чәчү темпын тизләтә алдык.

Җәмил Гайфетдинов К–744 тракторында 1200 гектарда чәчү үткәргән. Марсель Фатыйхов, ярдәмчесе Илфак Сәлахов белән, “Нью-Холланд” агрегатында 1050 гектарда орлыкларны җир куенына салган. Әкъдәс Гыйниятуллин СЗП-3,6 тракторында 400 гектарда чәчкән.

Хуҗалыкка язгы кыр эшләре чорында 106нчы һөнәр училищесы курсантлары Илназ Харисов, Фәнис Гатин, Илназ Гыйматдинов ярдәмгә килгәннәр. Казан авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы Илдар Сәлахов туган авылына практикага кайткан.

Хуҗалык җитәкчесе сүзләре буенча, яшәләр бик тырышып, эшне җиренә җиткереп башкаралар, - дип хәбәр итте Чирмешән хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International