22 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда бәрәңге утырту 6,4 мең га да (69%) башкарылган. Шунысын да әйтергә кирәк бәрәңге утыртуны Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Нурлат, Спас, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнары тәмамлаган инде.
Республика кырларында мәйданнарның 96 %, яки 1730,1 мең га язгы чәчү эшләре башкарылган. Кукуруз – 148,8 мең га (77%) мәйданда чәчелгән. Кайбыч һәм Түбән Кама игенчеләре әлеге өлкәдә эшләрен тәмамлаган инде.
Бер еллык үләннәрне чәчү эше 270,9 мең га (97%) башкарылган. Шикәр чөгендере – 100% башкарылган. Шулай ук рапс чәчү эшләре дәвам итә – 82,3 мең га (68%).