Кайбыч районында көненә 68 тоннадан артык сөт җитештерелә

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Кайбыч районының “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән авылы терлекчеләре дә гомер-гомергә уңган булулары, мул продукция җитештерүләре белән аерылып тора. Әлеге агрофирмада терлекчелек тармагының табышлы булуын аңлап эшлиләр. Бүгенге көндә районда көнлек җитештерелгән 68 тоннадан артык  сөтнең 28 тонна 300 центнеры шушы агрофирма өлешенә туры килә.

Хуҗа Хәсән савымчылары Турминское авылы янындагы җәйге лагерьда эшли башладылар. Маллар яшел тугайда көтелә башлагач, сөт җитештерү дә күзгә күренеп арткан. Сөтнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел, майлылыгы да югары. Татарстанның атказанган терлекчесе Валентина Макарова җитәкчелегендәге бу коллективта  унбер савымчы табыннарыбыз сөтле-майлы булсын өчен тырыш хезмәт куя. Алар арасында Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязова да, машина белән сыер саву операторлары бәйгесе җиңүчесе Луиза Казакова да,  гел алдынгы урыннарда баручы Мария Таймасова да, Венера Лоткова, Людмила Антонова, Лариса Герасимова кебек уңганнар да бар.

– Сөтнең мул булуы савымчыга гына бәйле түгел. Сыерның сөте телендә диләр бит, шуңа да аларны тиешенчә ашату мөһим. Бездә алты көтүче эшли, алар өчәр-өчәр бүленеп, сыерларны ике сменада көтә. Иртәнге савым сәгать җидедә төгәлләнә, бер сәгатьтән соң көтү чыга. Сыерларны махсус чәчелгән уҗым  кырында йөртәләр. Утарга кайткач, һәр сыерга икешәр килограмм исәбеннән фураж бирәбез. Алдагы бер-ике көн эчендә яшел азык китерү оештырылачак. Ун көн саен контроль савым оештырабыз, һәр группадагы сыерларның сөтенең майлылыгын тикшерәбез, – диде ферма мөдире.

Валентина Макарова бай тәҗрибәгә ия,  яшьлегендә ун ел терлекчелекнең төрле тармакларында эшләгән, утыз елдан бирле ферма мөдире хезмәтен башкара. Ул эшләгән фермада һәрвакыт тәртип, шуңа да  башкаларга үрнәк итеп куялар.Идел­аръягы зонасы районнары, республика белгечләре катнашында киңәшмәләрнең биредә еш узуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел, - дип хәбәр итә Кайбыч хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International