ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балтач һәм Саба муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Министр эш сәфәрен Балтач районыннан башлады. Аны «Сорнай» хуҗалыгы басуында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды. Алар вертолет аша район кырларында чәчүлекләрнең торышы белән таныштылар.
«Бөрбаш» хуҗалыгы күпьеллык үлән кырында Марат Әхмәтов җитәкчеләр белән очрашып җанлы әңгәмә үткәрде. Шулай ук очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларына җавап та бирде.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов көзен мул икмәкле басуларда күрешергә язсын, дигән теләген белдерде.
Балтач районыннан соң министр Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән Cаба районы басуларына юл алды.
Марат Әхмәтов Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында, вертолеттан иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм “Олы Яз” хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән очрашты.
Оператив мәгълүматлар буенча Саба районында язгы кыр эшләре 98% башкарылган. Бәрәңге - 67% һәм кукуруз - 89%.
Саба районында язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, борчак, бәрәңге һәм җитен үстерә торган 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли.
Очрашуны тәмамлап, министр әлеге районнарда чәчү эшләре барышына уңай бәя бирде. Аның фикеренчә, Саба районы – республиканың алдынгы районнарының берсе, ул елдан-ел югары сыйфатлы игенчелек продукциясе җитештерә.