Әгерҗе районы агрофирма басуларына икенче икмәкне 439 га мәйданда утыртачаклар.
“Бәрәңгенең “Ред Скарлетт”, “Невский”, “Колетта”, “Зекура”, “Розара” кебек безнең як туфрагы өчен кулай сортларын утыртабыз. Күптән түгел “Беллароза” дигән яңа сорт кайтартылды. Бәрәңгенең сортын алыштырып торырга кирәк. Чөнки аның яңа сорты 4-5 ел дәвамында гына яхшы уңыш бирә”, – ди Красный бордагы бәрәңге саклагычы идарәчесе Рифат Халматов. Уразайдан тыш, икенче икмәкне Кырынды басуларына да утыртачаклар. Биредә бәрәңге утыртылган мәйданнарны сугарырга да планлаштыралар. Моның өчен су сиптерү җайланмалары сатып алынган инде. Әлегә икенче икмәкне Уразай басуларына утырту эше кызу темплар белән бара.
Хәзерге вакытта эшчеләрнең төп бурычы басуга бәрәңге ташучы машианаларның эшенә өзеклек куймаудан гыйбарәт. Хәер, бәрәңгене “Гриммер” транспортиры үзе төйи. Алай гына да түгел, төягән чакта ваграк бәрәңгене эресеннән аерып та ала. “Әмма бу җайланманың бәрәңгенең сыйфатлымы-юкмы икәнлеген күрү “сәләте” юк. Транспортир аша бер генә бозык йә черегән бәрәңге үтәргә тиеш түгел. Яхшы орлык кына яхшы уңыш бирәчәк бит. Шуңа эшчеләр һәр бәрәңгене күз уңыннан уздыралар”, – ди бәрәңге склады мөдире Миңнефатыйх Хөснетдинов. Быел бәрәңге яхшы сакланган, бозыклары берән-сәрән генә очрый. Складлардан кыш буе эре бәрәңге сатканнар, шуңа ул инде калмаган диярлек. Яз көне Әгерҗедә узган ярминкәдә дә халык Уразай бәрәңгесен бик теләп сатып алган. “Язын орлыклык, вак бәрәңгене дә бик күп саттык. Хәтта Кичкетаңнан тикле килеп алучылар булды”, – ди склад мөдире. Сүз уңаеннан: әле хәзер дә орлыклык бәрәңге сатыла биредә. Бәясе, репродукциясенә карата, 5-7 сум.
Бәрәңге утыртуны май азагына төгәлләргә планлаштыралар, - дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре”.