Республика игенчеләре чәчүлекләрне тәрбиялүне дәвам итә

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Сабан культараларын чәчү тәмамлаганнан соң аграриялар чәчүлекләрне тәрбияли башлады. Тишелеп чыкканчы һәм тишелгән уҗымнарны тырмалау, сабан бөрлекле культураларын тикшерү, чүп үләннәренә каршы эш башкарырга вакыт җитте.

Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләрен 372,8 мең гектар мәйданында башкарган. Шулай ук тишелеп чыккан уҗымнарны 227,8 мең гектар мәйданда эшкәрткән.

Параллель рәвештә республиканың 42 районында чәчүлекләрне зарарлы бөҗәкләргә каршы пестицидлар белән эшкәртү эше алып барыла. 2013 нче елның 23 маена бирелгән мәгълүматлар буенча планның 13% өлеше эшкәртелгән.

Республикада чүп үләннәренә каршы эшләрне 1945,2 мең гектар мәйданда алып барырга кирәк булачак. Бүгенге көндә 559,9 мең гектар җир эшкәртелгән.

Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Альексеевски районы лидер булып тора. Биредә барлыгы 29,9 мең гектар мәйдан - планның 55% өлеше эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International