2013 нче елның 28 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 759,3мең гектар җир эшкәртелгән, планның 39% башкарылган.
Татарстанда узган тәүлектә 3122,2 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 161,7 тонна сөт савылган.
Чирмешән районында кайбер участокта костер инде өлгергән, иң сусыл, туклыклы, тәмле чагы. Көннәр дә әйбәт, аяз, кояшлы, чапкач үләннәр сәгате белән кибә.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков карары белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Марат Җаббаров билгеләнде.
Татарстанда узган тәүлектә 3111,3 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми.
Минзәлә районынында өч бертуган Дәүләтовларның җирләре 250 гектардан артып киткән. Бәрәңге белән беррәттән чөгендер, кишер, суган да үстерәләр.
“Терлекчелек буенча гаилә фермалары” программасында катнашу өчен республика фермерларыннан 140 тан артык бизнес-проект кабул ителгән. Әлеге программада җиңүчеләргә 1,5-5 млн сум күләмендә грант каралган.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
2013 нче елның 24 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 598,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 31% башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Буа районы лидер – 31,1 мең гектар (42%), Сарман районы беразга гына калышып – 30,1 мең гектар (36%) мәйдан эшкәрткән.
Чүпрәле муниципаль районы буенча чәчү тәмамланды. Биредә сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 12200 гектарда башкарылган да инде.