Әлмәт муниципаль районында машина белән сыер саву операторлары арасында бәйге узды

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

 22 май көнне Әлмәт муниципаль  районында машина белән сыер  саву операторлары арасында бәйге узды. Чарада 17 хуҗалыктан 38 кеше катнашты.

Операторлар арасында яшьләр дә булуы куандыра. Алар арасын иң яшь катнашучы – Алинә Умарова, аңа нибары 12 яшь  (ООО “Чишмә”). Бу батыр йөрәкле кыз инде 5 яшеннән әнисенә сыер саварга булышкан икән. Әлеге бәйгедә Алинә Умарова лаеклы 3 урынны алып кайтып китте. Ә менә 15 яшьлек Рәмилә Бәдретдинова (ООО “Кичүчат” хуҗалыгыннан) беренчелекне яулады. Өченче урынга шулай ук, 15 яшьлек Дмитрий Буслаев исемле егет  чыкты. Ул ООО «Васильевское» хуҗалыгы данын яклады.

35 яшьтән дә олыраклар арасында беренчелекне - Валентина Мотыгуллина (ООО «Урсала»), икенчелекне - Лениза Мустафина (ООО «Чулпан»)  һәм  Татьяна Климина (ОАО Токарлик), өченчелектә исә - Галина Фадеева (ООО «Аппак»), Таһирә Мустафина (ООО «Чагылтау») һәм Лилия Мингазова (ООО «Актау»).

Яшь белгечләр арасында иң яңшы белгеч исеменә - Миләушә Сиразетдинова (ООО «Ярыш»), икенче урынга - Нина Бухтеева (ООО «Чишмә») һәм Гөльнара Фәтахова (ООО «Яңа Михайловка»), ә өченче урында -  Наиля Мөхитова (ООО «Рубин»), Светлана Савельева (ООО «Первомайское»), Алия Рәхмәтуллина (ООО «Кичучат»).

Бәйгегә йомгак ясап җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International