ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2024 ел
җомга

«Август-Агро» компаниясе Һиндстанга мең тонна борчак  экспортлады.  

 

3 июльдән 5 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге  янәшәсендәге кырлар  территориясендә «АГРОИДЕЛ МАТУРЫ» республика нәселле   терлекләр    конкурсы узачак.

 


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республиканың төньяк зонасыннан муниципаль районнар  башлыклары,   авыл җирлекләре башлыклары,  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

 


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда анда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлауга  багышланган тантаналы чара узды. Анда шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.

 


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды.  Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар, КФХ, кооперативлар башлыклары катнашты.

 

«Чаллы-Бройлер»  берләшкән башлангыч һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, «Агросила» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, шулай ук «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Агросила» ҖЧҖ,  «Агросила. Чаллы-МПК» «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖ,  «Чаллы инкубатор» инкубаторы ҖЧҖ  һәм  «Агросила-Коммерция»    ҖЧҖ предприятиеләренең һөнәр берлекләреннән 102 әгъза-делегат  катнашты.
Хисап чорында башкарылган эшләр турында конференциядә катнашучыларга «Чаллы-Бройлер» берләшкән башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Алсу Гайнетдинова сөйләде. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясе доклады тыңланды.

 


17
май, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларына “Сакчыл җитештерү” кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны министр урынбасары Рафаэль Фәттахов үткәрде. Киңәшмә эшендә Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре катнашты.

 


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген KazanForum кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында ислам илләре  яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов ис. халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды.


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

Компания «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында ашлык йөкләрен югары  тизлек  белән ташу буенча   елга 8 млн.тонна куәткә  ия махсуслаштырылган югары технологияле объект булдыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән   килешү төзеде. Җир юлы ашлык Хабы “Зерно+” логистика моделен үстерү һәм өемле йөкләрне  җир өсте тимер юллары аша ташу технологиясен ишәйтү кысаларында Дэн Сяопин исемендәге иң эре халыкара Логистика комплексына географик якынлыкта барлыкка киләчәк.

 

Татарстан быел экспортка 16 миллион долларлык хәләл продукция чыгаруны планлаштыра. Бу хакта журналистларга Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Kazan FORUMда хәбәр итте.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International