Бүген Kazan Digital Week-2024 форумы кысаларында «Авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү өчен цифрлы инструментлар» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга өлеш кертүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Kazan Digital Week миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортны узу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны туплауга ярдәм итү, халыкара хезмәттәшлектә, Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак, технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итү.
«Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр» секциясе чаралары агросәнәгать комплексы өлкәсендә тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән. Сессияләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, IT-компанияләргә, агрохолдингларга, тармак министрлыкларына һәм ведомствоара структураларга кагылышлы. Секцияләрдә экспертлар һәм тыңлаучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм агросәнәгать комплексын үстерү юнәлеше турында фикер алыштылар, цифрлы алгарышка ирешү өчен цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
«РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК дәүләт мәгълүмат системасында ясалма интеллект (ИИ) куллану» темасына чыгыш ясады. Үзенең нотыгында ул Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПКсының дәүләт системасы - хуҗалыклардан, районнардан, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге мәгълүмат системаларыннан белешмәләр җыючы Бердәм цифрлы экосистема турында сөйләде.
«РИВЦ» АҖнең автоматлаштыру юнәлеше җитәкчесе Тимур Хәйруллин “Ясалма интеллект – саву залында «Саву рутинасы» регламентын контрольдә тоту” темасына чыгыш ясады. Система регламентларның үтәлешен контрольдә тотарга, терлекләрнең авыруларын киметергә, сөт җитештерүне 31%ка кадәр арттырырга һәм терлекләрнең вакытыннан алда үлүен киметергә ярдәм итә.
Форум кысаларында шулай ук «Флуктио» ҖЧҖ һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБУ арасында; «Аграриум» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ һәм «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБУ арасында; «Химинвест» фәнни-техник үзәге» ҖЧҖ һәм «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБУ арасында килешүләр имзаланды.