Казанда “Фермер мәктәбе” белем бирү проектының сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Яңа агымга килүчеләрне кичә эксперт жюрисы билгеләде, аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россельхозбанк һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләреннән тора.
Республикада бишенче “Фермер мәктәбе” агымында 35 кеше катнашачак. Болар - Татарстанның 22 муниципаль берәмлегендә яшәүче яшь фермерлар. Шулардан 25 кеше – «Кооперация» юнәлешендә, калган 10 кеше «Балыкчылык» юнәлешендә белем алачак.
“Фермер мәктәбе” үзен квалификация күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык буларак танытты. Берничә ел эчендә проектны 144 кеше тәмамлады, алар авыл хуҗалыгында үз урыннарын таптылар. Катнашучыларның күбесе - үзенең туып үскән җирен үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен туган якларында калган кешеләр. Максатлы рәвештә шәһәрдән авылга күченеп, уңышлы итеп агробизнес башлап җибәрүчеләр дә бар”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.
Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе”ндә укулар киләсе атнада ук башлана. Катнашучыларны 288 сәгатьлек “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” дигән кабат һөнәри әзерләү программасы көтә, анда теоретик дәресләр дә, шулай ук республиканың уңышлы фермер хуҗалыкларында күчмә мастер-класслар уза да каралган. Проект бизнес-планны яклау белән тәмамлана һәм грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом биреләчәк.
“Фермер мәктәбе” проектында катнашучыларның йомгаклау исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/protokol-shkola-fermera.htm