ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан быел экспортка 16 миллион долларлык хәләл продукция чыгаруны планлаштыра. Бу хакта журналистларга Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Kazan FORUMда хәбәр итте.
 


14
май, 2024 ел
сишәмбе

«Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды. Аны  ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
 


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды. 

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә  каты коммуналь калдыкларын  җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу  конкурсында  катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.  

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 14 апрелендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең «Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу турында» 2024 елның 27 апрелендәге  555 номерлы карары нигезендә 2024  елның 1 маеннан   максатчан белем алуга кабул итү шартлары үзгәрде.

 


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслашу  бара торган  «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тоткан  чыгымнарының ( 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I карталы өчен) бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга  гаризалар кабул итү турында игълан итә. 

 

«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында (https://digital-likbez.datalesson.ru/) Авито имин товарлар сатып алу һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләячәк.

Авито һәм «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган  автоном оешма (АНО) Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту  проектының яңа сезонына старт бирде.

 


7
май, 2024 ел
сишәмбе

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ 2023 ел эшенә йомгак ясады. Предприятиенең Яшел Үзән, Чистай һәм Буа шәһәрләрендәге барлык җитештерү мәйданчыкларында бер елда 251 мең тонна сөт-чимал эшкәртелгән. Көнгә  сөт-чимал эшкәртү дәрәҗәсе 690 тоннага  якын  булган.

 


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул җылы апрельнең көзге культуралар  торышына уңай йогынты ясавын билгеләп  үтте һәм түбәндәгеләр турында  мәгълүмат  бирде.

Агымдагы елда Татарстан Республикасының агросәнәгать секторын үстерүгә Россельхозбанк 7,7 млрд сум акча җибәргән, бу узган елдагыдан  6%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова хәбәр итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International