«Татарстан - казанышлар республикасы» проекты илебезнең фәнни, технологик һәм мәдәни куәтен колачлый һәм Татарстан Республикасы казанышларын яктыртуга юнәлдерелгән.
Татарстан, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илдә алдынгы төбәкләр рәтенә керә. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россиянең топ-10 төбәге арасында бишенче урында тора һәм бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидерлыкны алып тора. Бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кешенең т ормышы авыл хуҗалыгына бәйле.
Татарстанда авыл хуҗалыгы халыкның төп азык-төлеккә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. 2022 елда республика тарихында беренче мәртәбә рекордлы савым алуга ирешелде, ә төбәк аграрийлары 5,2 млн тонна икмәк үстерделәр. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрдән югары уңыш алынды. Республика терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча тотрыклы рәвештә төбәкләр унлыгына керә.