Бүген авыл кешесенең физик һәм рухи усеше өчен тиешле шартлар тәэмин итү – хакимият органнары, эш бирүчеләр алдында тора торган иң мөһим бурычларның берсе.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ галимнәре белән очрашты.
Иртәгә, 16 гыйнварда, Берлинда Messe Berlin күргәзмә комплексы территориясендә “Яшел атна – 2014” иң зур халыкара агросәнәгать форумы ачыла. Татарстанның аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
Кичә Әлмәт шәһәрендә “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышының 2013 ел сезон йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантасы булды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясепрезиденты Марат Әхмәтов котлады.
Россиядә 2014 елда сөт җитештерүчеләр терлек азыгы сатып алуга өстәмә рәвештә 3,2 млрд. сум алачаклар. Гомумән агымдагы елда сөт терлекчелегенә ярдәм итүгә 9,5 млрд. сум бирергә планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Узган елда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле рәвештә тармак киеренке конкурентлык шартларында эшли башлады.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “ВТО шартларында терлекчелек тармакларын алып баруның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча укуларның беренче көне узды.
Татарстанда югары технологияле сөт комплекслары саны арта, бу сөтне сатып алу бәяләренең күтәрелүенә бәйле, аның килограммы бүген 26 сумга җитә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тармакларны үстерү башлыгы Сергей Чурин.
Узган ел кабул ителгән “2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында Мелиорация департаменты тарафыннан төп бурычлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе узды.