Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе узды.
Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексының үсеше турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 157 млрд. сумлык булды, диде ул, шулай ук җитештерүдә уңай динамикалы муниципаль районнарны атап китте, болар Тукай, Зеленодольск, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы һ.б. районнар. Тискәре динамикалы районнар арасыннан Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Яңа Чишмә һ.б. районнарны күрсәтеп китте.
Марат Әхмәтов шулай ук, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре, елның коры килүенә дә карамастан, 2013 елда кредитор бурычлары буенча үз йөкләмәләрен өчтән бергә киметә алдылар, дип билгеләп китте.