Татарстанда югары технологияле сөт комплекслары саны арта

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда югары технологияле сөт комплекслары саны арта, бу сөтне сатып алу бәяләренең күтәрелүенә бәйле, аның килограммы бүген 26 сумга җитә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тармакларны үстерү башлыгы Сергей Чурин.

Аның әйтүенчә, Әтнә районында тиздән бер үк вакытта 2 сөт комплексы эшли башлаячак, аларның һәрберсендә 800әр савым сыер булачак.

Кукмара районында шундый комплексларның берсе әзер инде, ә икенчесе төзелеп килә. Комплекслардагы сыерлар саны - берсендә 600 һәм икенчесендә 450 баш булачак.

Азнакай районында тиздән 4 мең баш сыерга исәпләнгән зур сөт хуҗалыгы эшли башлаячак. Актаныш районында да югары технологияле комплексны эшкә җигү буенча шундыйрак вәзгыять.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының Чистай, Чүпрәле һәм Актаныш районнарында дуңгызчылык биналары югары технологияле сөт комплекслары итеп үзгәртеп төзелә, дип сөйләде С. Чурин.

Аксубай районында буш тора торган дуңгызчылык фермасын эре мөгезле терлекләрне симертү өчен җайлаштырганнар, ә Азнакай районында шундый ук җитештерү мәйданчыгында сарык үрчетә башладылар.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International