Кичә Әлмәт шәһәрендә “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышының 2013 ел сезон йомгаклары буенча бүләкләр тапшыру тантасы булды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясепрезиденты Марат Әхмәтов котлады.
Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генраль директорының социальмәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Татспецтранспорт» ИК ҖЧҖ директоры,“Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясе рәисе Ирек Мөхәммәтшин, Әлмәт шәһәренең һәм Әлмәт районының “Көрәш”милли спорт ярышы буенча башкарма директоры Ильяс Галимов һ.б.лар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 ел йомгаклары буенча Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышында Татарстан Республикасы командалары арасында 1 урынны алган иде.
Казан шәһәрендә уздырылган Россия чемпионатында Әлмәт районыннан көрәшчеләр 5 алтын һәм 1 көмеш медаль алганнар иде.
Бүләкләү «Яхшыларның яхшысы», «Әлмәтнең «Көрәш» горурлыгы», «Җиңүгә ихтыяр көче», «Спорт өметләре» номинацияләре буенча башкарылды.
“Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышында «Яхшыларның яхшысы» номинациясенә 2013 елгы Россия чемпионнары лаек булды.
Очрашуда “Спортка хезмәт итү” номинациясе буенча Татарстан Республикасының атказанган тренерларын бүләкләделәр.
Әлмәт муниципаль районында “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховны да “Көрәш” татар-башкорт милли спорт ярышы федерациясенең “Алтын тамга”сы белән бүләкләделәр.
Мәҗит Салихов үзе Әлмәт муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.