Россиядә сөт җитештерүчеләр терлек азыгы сатып алуга өстәмә рәвештә 3,2 млрд. сум алачаклар

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә 2014 елда сөт җитештерүчеләр терлек азыгы сатып алуга өстәмә рәвештә 3,2 млрд. сум алачаклар. Гомумән агымдагы елда сөт терлекчелегенә ярдәм итүгә 9,5 млрд. сум бирергә планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Әмма, ярдәм итүгә дә карамастан, терлек азыгы җитештерүне киметү сөт терлекләре санының шактый кимүенә китерде, дип саный Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Шуңа күрә продукция җитештерү 2012 елга караганда 4 процентка кимрәк булыр дип көтелә. 

Гомумән агымдагы елда сөт җитештерүгә ярдәм итүгә 9,5 млрд. сум бирергә планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2013 ел ахырында сөт җитештерү тармагында инвестиция кредитларын 8 елдан 15 елга кадәр озайту турында карар кабул ителгән иде. Кредитлар буенча процент ставкасына компенсация дә федераль бюджет акчалары исәбенә 80нән 100 процентка кадәр артачак.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International