Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында республика зоотехниклары өчен укулар бара

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “ВТО шартларында терлекчелек тармакларын алып баруның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча укуларның беренче көне узды.

Курсларга республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре зоотехниклары җыелды, барысы 50 кеше.

Программада укуга килгәч һәм укып бетереп киткәндә катгый рәвештә тест уздыру, Биектау муниципаль районының “Элита” ДҖП (ГПП) ААҖга барып дәрес үткәрү карала.

Курслар Татарстан Республикасының сөт терлекчелеге торышын һәм аны үстерү юлларын, савым сыерларын тотуның нәтиҗәле ысулларын өйрәнүгә, сөт продукциясенең сыйфатын һәм сертификацияләүне тикшереп торуга юнәлдерелә. Шулай ук орлыкландыруны оештыру мәсьәләләренә кагылышлы дәресләр дә булачак, сыер саву җайланмаларына һәм терлекчелек фермаларының башка җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшен яхшырту юллары да каралачак.

Институт мөгаллимнәре укырга килүчеләргә сакчыл җитештерү технологияләрен гамәлгә кертү, сөтнең үзкыйммәтен булдыру, эре мөгезле терлекләрнең авырлыгы һәм аларны оптимизацияләү юлларын табу турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International