ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау муниципаль районының Дөбъяз поселогында яңа ветеринария пунктын ачуда катнашты.

2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында 2013 елда авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту чараларын гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды.

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россельхознадзорның референт үзәгендә - «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» Федераль дәүләт бюджетучреждениесендә булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге карары беләнТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына Николай Титов билгеләнеп куелды.

Авыл хуҗалыгын иминләштерүнең яңа системасы икенче ел эшли. “Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләре кертү хакында” 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итү Россиядә дәүләт ярдәмендә авыл хуҗалыгын иминләштерү системасын үстерүдә мөһим адым булды. Законда Россиядә авыл хуҗалыгын иминләштерүне модернизацияләүгә һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында нәтиҗәле, ачык система төзергә ярдәм итә торган новацияләрне арттыру карала.


6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 2013 елның декабрь ае эше йомгаклары буенча ветеринария белгечләре киңәшмәсе булды.


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм!

«И хотя нам прошлого немного жаль – лучшее, конечно, впереди». Балачактан безгә бик якын булган бу җыр сүзләре һәрвакыт елның соңгы көннәре якынлашканда барлыкка килә торган хисләрне чагылдыра. Күңелне әзрәк моңсулык биләп ала, чөнки без кичергән шатлыклы мизгелләр, ирешкән уңышлар үткәнне хәтерләтеп артта кала. Шул ук вакытта күңелгә рәхәт тә, чөнки яңа елга зур өметләр баглап, якты хыяллар белән яши һәм эшли башлыйсың.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Менә тагын күңелләргә өмет-куанычлар өстәп, һәркем көтеп ала торган күркәм бәйрәм – Яңа ел килеп җитте. Сезнең барыгызны да якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм! Көннәрнең язга авышып, кояш нурларының яктырак сирпелә башлавы да тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек бирә. Терлекчеләрнең алда әле кышлау айлары, ә игенчеләр инде язгы чәчү мәшәкатьләренә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Авыл кешесенең язмышы шундый инде:аның ялы да, бәйрәме дә һәм эше дә бергә үрелеп бара.

2014 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт җитештерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International