Бөтендөнья сәүдә оешмасында (ВТОда) беренче эш елы

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Узган елда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле рәвештә тармак киеренке конкурентлык шартларында эшли башлады.

Россиянең ВТО әгъзасы булуы үзебездә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәренә тәэсир итмәсә дә, 2012 ел белән чагыштырганда, аерым юнәлешләр буенча авыл хуҗалыгы җитештерүендә икътисадый шартларның начараюы сизелә.

Федераль таможня хезмәтенең оператив күрсәткечләре буенча узган елның 9 аенда Россиягә чит илдән 29852 млн. долларга азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы кайтарылды. Бу моңа кадәрге күрсәткечтән 5,4 %ка күбрәк.

Шул ук вакытта чит илдән ит һәм ит продукциясен алу 14 %ка кимеде, шул исәптән дуңгыз ите һәм шпик – 14,3 %ка. Белоруссия һәм Казахстан республикалары белән сәүдә күрсәткечләрен исәпкә алмаганда, дуңгыз итен кайтару 14,5 процентка кимеде. Гомумән алганда, кош итен читтән кайтару 3,2 %ка кимеде (Белоруссия һәм Казахстан республикалары белән сәүдә күрсәткечләрен исәпкә алмаганда). Әмма АКШтан бройлер итен кайтару 2,7 %ка артты. Токымлы терлекләрне читтән кайтару да кимеде, шул исәптән мөгезле эре терлек – 37,9%ка, дуңгызлар – 8,3 мәртәбә. Шикәр – камыш чималын кайтару 10,5%ка кимеде, ә дөге кайтару 19%ка артты, ягъни 168,2 мең тоннага артыграк, 2013 елда 960 мең тонна җитештерүфаразланган иде.

Тугыз айда азык-төлек товарларын һәм авыл хуҗалыгы чималын экспортлау 10 миллиард 600 миллион доллар тәшкил итте, бу 2012 елның тугыз ае белән чагыштырганда 13,6 5ка кимрәк. Ә гомумән алгвнда, 2011 ел белән чагыштырганда 20 %ка күбрәк, бу артым эмбаргоны бетергәннән соң ашлык сату исәбенә күзәтелә.

Эчке базар ресурсларында үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең чагыштырма күләме (күчә торган запаслар структурасын исәпкә алып) 2013 ел бәяләүләре буенча түбәндәгечә: бөртекле ашлык буенча – 98,8% ( Россия Федерациясе Президентының 2010 елның 30 гыйнварындагы 120 номерлы “Россия Федерациясенең азык-төлек доктринасын раслау турында” Указы белән расланган Россия Федерациясенең азык-төлек доктринасында билгеләнгән иң чик күләмнән 3,8 %ка артыграк);

- бәрәңге буенча – 97,6% (2,6% пунктка артык.);

- үсемлк мае буенча – 81,4% (1,4 % пунктка артык);

- шикәр буенча – 93,8% (3,8 % пунктка артык);

- сөт һәм сөт продуктлары буенча – 76,9% (13,1 % пунктка кимрәк);

- ит һәм ит продуктлары буенча – – 77,3% (7,7 % пунктка кимрәк, әмма 2012 елга караганда2,5 5 пунктка артыграк).

Россия, Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы буларак, “сары кәрҗин” кысаларында авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен 2013 елга кадәр 9 млрд. долларга кадәрҗиткерергә һәм 2018 елга аны этаплап 4,4 млрд. долларга кадәр киметергә йөкләмә алды.

«Сары кәрҗин” чараларын 2017 елга кадәр киметү күләмнәре турында гамәлдәге килешү Дәүләт программасында каралган үзебезнең авыл хуҗалыгын үстерү һәм модернизацияләү буенча барлык ярдәмче программаларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Узган елда федераль аграр ведомство”сары кәрҗин” кысаларында субсидияләү күләмнәрен “яшел статьялар”ны арттыру исәбенә киметү буенча эш башлады.

Авыл хуҗалыгын үстерү турында” 264 нче Федераль законга үзгәрешләр кертелде, болар авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру максатларында, авыл хуҗалыгын алып бару өчен кулай булмаган төбәкләрне билгеләү критерийларын ачыклауга кагылышлы үзгәрешләр (“Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2013 елның 23 июлендәге 236-ФЗ номерлы Федераль закон).

Үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә “яшел кәрҗин” кысаларында эчке азык-төлек ярдәме механизмнары нигезендә ярдәм итү Концепциясенкабул итү буенча эш алып барыла. Бер яктан, бу имин туклану өчен керемнәре җитәрлек булмаган халык катламына ярдәм итү булса, икенче яктан, җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләрозак сроклы заказлар алалар. Бүген кайбер төбәкләрдә мондый программалар буенча “пилот” проектлары гамәлгә ашырыла башлады инде.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күләмнәре һәм кулланыда торган механизмнар буенча кайбер чикләүләрне исәпкә алып, алдагы чорга иң төп бурычларның берсе – дәүләт ярдәме чараларын “яшел кәрҗин” шартларына яраклаштыру максатында, аларны корректировкалау.

Үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә зыян китермичә, авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең ВТО нормаларына һәм кагыйдәләренә туры килә торган механизмнарын эшләү һәм куллану өлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Безнең бурыч – бюджет системасының төрле дәрәҗәләрендә гамәлдә булырлык авыл хуҗалыгы җитештерүенә ярдәм итү чараларын системалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International