Иртәгә, 28 гыйнварда,Россия кооперация университетының Казан кооператив институтындаТатарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булачак.
20-21 февральдә Татарстан фермерлары Мәскәүгә Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXV съездына барачаклар, дип әйттеләр Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясендә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе коллегияләренең уртак киңәшмәсе узды.
Агымдагы елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасыагробизнесында ресурсларны саклый торган технологияләрне файдалануга кертү һәм предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасын гамәлгә ашыруның башлангыч йомгакларын ясау буенча киңәшмә узды.
Россиядә 20,86 млн. га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр файдаланылмый, шулардан 8,62 млн. га җирнең 10 елдан артык хуҗасы да юк. Сөрүлекләрдән нәтиҗәле файдалануны хуплап 383 Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты тавыш бирде, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә республика авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашу уздырылды.
Бүген Нурлат муниципаль районының аграр техникумы базасында авыл мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты», югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт ветеринариямедицинасы академиясе» галимнәре белән очрашу уздырдылар.
Агымдагы елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасындаорлыкчылык системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстанда 2013 елда авыл халкыннан 4,8 млрд. сумга продукция сатып алынды, бу 2012 ел чагыштырмасында 110 процент тәшкил итә. Һәр хосусый хуҗалык уртача 15 мең сумга сөт, ит һәм йомырка саткан, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә.
Югары Ослан муниципаль районында Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең административ бинасына һәм диагностикалау бүлегенә капиталь ремонт тәмамланды.