Берлинда "Яшел атна - 2014" күргәзмәсе тәмамланды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Берлин шәһәрендә "Яшел атна - 2014" Халыкаара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе тәмамланды. Киңкүләмле аграр форум 16 – 26 гыйнвар көннәрендә Германия башкаласында узды.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе павильонында үзенең агросәнәгать комплексы экспозициясен күрсәтте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Просто молоко» ҖЧҖ, «Ак Барс холдинг» ААҖ (Пестречинка), «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ДФУ, «Умартачылык идарәсе» ДФУ, «Казан майэкстракция заводы (МЭЗ)» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре үзәге һ.б.лар үз продукцияләрен җитештерүдәге, фәнни һәм технологик эшләнмәләр өлкәсендәге казанышларын күрсәттеләр.

Безнең республика күргәзмәсе карарга килүчеләрдә дә, шулай ук Россиянең күрше төбәкләре экспонентларында да зур кызыксыну уятты. Кунаклар Татарстан АПК презентациясе белән таныштылар, фольклор музыка ансамбле чыгышын ләззәтләнеп карадылар. «Татспиртпром» ААҖ продукциясе биш алтын медаль белән бәяләнде, Татарстан экспозициясендә барлык катнашучылар да дипломнар алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International