«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ һәм «Питрәча» ҖЧҖ 2013 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга конкурс дипломантлары булдылар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ уннарча ел дәвамында кош итеннән сыйфатлы һәм имин продукцияҗитештерүче һәм тәэмин итүче булып санала. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга конкурста «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ икенче мәртәбә катнаша. 2009 елда алган тәҗрибә алга таба эшләү юнәлешен билгеләргә ярдәм итте. Агымдагы елда компания коллективы башкарылган эшкә бәйсез бәяләмә алуына һәм җитештерелә торган продукция сыйфаты өлкәсендә үзенең лидерлыгын раславына ышана.

«Питрәч» ҖЧҖ – «Ак Барс» холдинг компаниясе составында махсуслаштырылган сәүдә предприятиесе. Ул 2004 елда төзелгән «Питрәч» сәүдә йорты базасында 2009 елда барлыкка килә. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга конкурста катнашу максаты – предприятиенең үз эшен бәяләү һәм аны даими рәвештә үз бүлекчәләрендә куллану, шул ук вакытта предприятие эшчәнлеген камилләштерү һәм базарда үз урынын ныгыту.

Республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы бу елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Әлеге конкурс 2003 елда оештырылган. Бу конкурсны уздыру чорында анда 700ләп предприятие һәм оешма катнашкан. Конкурста катнашуга 82 оешма гариза биргән, ә 5 гариза башка субъектлардан: Башкортостан һәм Мордовия республикаларыннан, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләреннән, Краснодар краеннан.

Исегезгә төшерәбез, сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә сыйфат ягыннан югары нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук сыйфатлы продукцияҗитештерүдә югары нәтиҗәле ысуллар гамәлгә керткән оешмаларга конкурс нигезендә ел саен бирелә.

Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләре, тармак һәм милек рәвешләренә, хезмәткәрләр санына бәйсез рәвештә, эчке һәм тышкы базарларда конкуренциягә каршы тору ысулы буларак сыйфатка ставка куйган оешмаларга бирелә.

2014 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга X юбилей ачык конкурсы үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International