27 гыйнвардан Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм РДВБ (РГВО) ветеринария табиблары “Экологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерүне оештыру” программасы буенча укулар узалар.
Уку барышында сөт терлекләрендә була торган маститлардан һәм эндометритлардан икътисадый зыянны билгеләү, эре мөгезле терлекләрдән сәламәт яшь терлекләр тууныбулдыру, экологик чиста сөт продукциясе алу һәм эшкәртү мәсьәләләре каралачак.
Укуларның төп темаларыннан берсе – Татарстан Республикасында сыерларда лейкоз авыруы, эре мөгезле терлектә туберкулез, авыл хуҗалыгы хайваннарында паразитар авырулар.
Ветеринария табиблары каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе ректоры Николай Якушкин һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.
Укулар тәмамлангач аттестацияләр һәм таныклыклар биреләчәк.