Татарча иң яхшы сайт – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Татарстан Республикасымәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” киңәйтелгән коллегия утырышы булды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республикада мәгълүматлаштыруны һәм элемтәне үстерүгә зур өлеш керткән ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук “Татарстан Республикасының рәсми сайты” дәүләт мәгълүмат системасы составына керә торган сайтлар конкурсында җиңүчеләр дип танылган оешмалар коллективларын бүләкләде.

Бүләкләнүчеләр арасында, конкурста җиңүче буларак, “Татарстан Республикасы буенча татарча иң яхшы сайт” номинациясендә 1 нче урынны алган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бар.Татарстан Республикасы Премьер-министры кулыннан бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International