Агымдагы елның 18 - 19 февралендә Авыл яшьләренең II Форумы узачак. Чара “2011 – 2015 елларгаТатарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программа кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырыла.
Форумда Программаны гамәлгә ашыру һәм Аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге буенча башлангыч йомгаклар ясау, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы яшь белгечләре арасында “Иң яхшы һөнәрче” дигән һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла.
Чара кысаларында авыл өчен әһәмиятле мәсьәләләр буенча эшли торган түбәндәге темаларга секцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылачак: “Авыл җитрлегендә яшьләр инициативаларын үстерү”, “Республиканың авыл туризмы өокәсендә яшьләр эшкуарлыгын инновацион үстерү юллары”, “Яшьләрдә толерант фикерләүне булдыру һәм экстремистлыкны профилактикалау” һ.б. Авылда яшьләр белән эшләү буенча Бөтенроссия семинарын оештыру һәм үткәрү күздә тотыла.
Форумда катнашучыларга һәм аның кунакларына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендә инновацион проектлар (идеяләр) конкурсында җиңүчеләрнең; төбәк иҗтимагый оешмасы район бүлекчәләренең һәм башлангыч оешмаларының “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе”, “Авылда социаль проектлаштыру” кебексоциаль әһәмиятле проектлары һәм программалары конкурсында җиңүчеләрнең күргәзмәсе оештырылачак, вебинар программа аша авылда бизнес алып бару нигезләре буенча дистанцион укуда катнашучыларның иң яхшы бизнес-проектлары күрсәтеләчәк.
Форумга республиканың 43 муниципаль районы бүлекчәләре алдынгылары, авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендә инновацион проектлар (идеяләр) конкурсында, “Иң яхшы һөнәрче” дигән һөнәри осталык конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр, бизнесны планлаштыру нигезләрен өйрәнү буенча вебинар программада катнашучылар, республиканың авыл җирлекләре җитәкчеләре һ.б.лар җыелачак.
Форумда катнашу өчен 2014 елның 10 февраленә кадәр: https://docs.google.com/forms/d/146DJ_SEHQfcaCtU9FUD5yYmsAe0GWYmgdzJjB_D4lf4/viewform?usp=drive_web&edit_requested=true сылтамасындагы форманы тутырып җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 221-75-97