Бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты һәм гомуми җыелыш башланыр алдыннан Казан кооператив институтында оештырылган кулинар осталык күргәзмәсе белән танышты, аңа иң югары бәяне бирде.
Җыелышта шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Казан кооператив институты ректорыИлдар Насретдинов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б.лар чыгыш ясады. “Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләренең 2013 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында”гы нотык белән Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, Татарстан кулланучылар берлеге Советы һәм идарәсе 2013 елда үз эшчәнлеген кулланучылар кооперациясенең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән. 2013 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча гомуми товар әйләнеше күләме 14 млрд. сум, ягъни 2012 елга карата 111% тәшкил итә.
Мәхмүт Фәттахов, әзерләү эшчәнлеге авылны саклау калуда һәм авыл инфраструктурасын үстерүдә аеруча зур социальәһәмияткә ия, дип билгеләп үтте. Әмма бүгенге көнгә республиканың 22 районында әзерләү конторалары ябылган яисә бөтенләй юк. Моны эшләргә теләмәү белән генә аңлатырга мөмкин, диде ул.
Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе, товар әйләнеше кибетнең тышкы күренешенә бәйле дә артырга мөмкин, дип ассызыклап китте һәм Әгерҗе районы кулланучылар оешмасын мисал итеп китерде. Реконструкциядән соң аның көндезге товар әйләнеше ике мәртәбә арткан. Гомумән, Татарстан кулланучылар берлеге буенча 120ләп кибет һәм җәмәгать туклануы объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
Мәхмүт Фәттахов кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды, кулланучылар кооперациясе системасы хезмәткәрләренең саны елдан-ел кими бара һәм шуңа күрә кооператорларны эшкә тарту өчен яңа критерийлар эшләргә, яшьләрне бу системада калдыру ысулларын эзләп табарга кирәк, диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны кулланучылар кооперациясе өчен 2014 елны тагын да эшлеклерәк елга әверелдерергә өндәде – йөзләгән авыл җирлекләренең бүгенге көнгә кадәр кибетләре түгел, хәтта үз сәүдә хезмәте күрсәтү пунктлары да юк, диде ул.
Аның әйтүенчә, әзерләү эшчәнлегендә республика ай саен миллионлаган сум югалта, чөнки авыл хуҗалыгы продукциясенәзерләүчеләр авыл җирлекләренең барысында да юк. Мондый кешеләр авыл халкы белән һәр көнне очрашырга, алардан үзләреннән арткан ит, сөт, яшелчә сатып алырга тиешләр.
«Сәүдә эшчәнлегендә без халыкның кеременә тиң рәвештә үсәргә тиеш. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», - дип, район кулланучылар җәмгыяте өчен яңа перспектив юнәлеш тәкъдим итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Кулланучылар кооператорларын урыннарда үстерә торган тагын бер юнәлеш - әзерләү һәм эшкәртүне берләштерергә, ягъни халыктан сатып алынган ит, сөт, бәрәңгене шунда ук эшкәртергә кирәк. Проблеманы шулай хәл иткәндә генә саллы табыш алырга мөмкин булачак, дип саный министр.
“Авылларда безгә кадәр әрсезрәк кешеләр моны оештырганнар инде, әмма безгә бу мәсьәләне аларны кысрыклап чыгару юлы белән түгел, ә партнерлык нигезендә хәл итәргә кирәк”, - дип, үз фикерен әйтте министр.
Торак мәсьәләсенә килгәндә исә (торак субсидияләре турында), Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәреп чыгарга сүз бирде. Җирлекләрдә кадрларга мохтаҗлык кичергәндә, бу мәсьәләләр бүген аеруча әһәмиятле.
Киңәшмә барышында тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.