Терлекчелек һәм токым эшенең махсуслаштырылган күргәзмәсе

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Агымдагы елның 4 - 6 февралендә Мәскәүдә терлекчелек һәм токым эшенең AgroFarmмахсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе булачак.

«Терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү: бүгенге ачышлар һәм перспективалар» дигән бизнес-форум күргәзмәдә төп вакыйга булачак.

«Көтүлекне торгызу» темасы күргәзмә программасының буеннан-буена барачак һәм мәгълүмати үзәк, конференция һәм семинарлар кысаларында яктыртылачак. Күргәзмә кысаларында «Кошчылык продукциясенең төп базарлары: җитештерүчеләр өчен трендлар һәм перспективалар» темасына халыкара конференция, «Дуңгызчылыкта үзкыйммәтне киметү факторлары»,«Ит терлекчелеген үстерүгә ВТОның йогынтысы» һәм «Бүгенге көндә ит терлекчелеге. Тармакның торышы  кисәтүләр һәм мөмкинлекләр» темаларына түгәрәк өстәлләр һ.б.лар оештырылачак.

Эшлекле программа белән рәттән күләмле күргәзмә экспозициясен урнаштыру да күздә тотыла, анда терлекләрне һәм кош-кортларны асрау, тукландыру һәм карау өлкәсендәге яңалыклар, токым эше өчен, терлекләрне савыктыру һәм тукландыру өчен инновацион ысуллар һәм продуктлар күрсәтеләчәк.

Узган елгы күргәзмәдә 28 илдән 333 экспонент 9900 һөнәри катнашучыга үз продукцияләрен күрсәттеләр.

Чараларда катнашу алдан теркәлү буенча, түләүсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International