Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булачак

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә, 28 гыйнварда, Россия кооперация университетының Казан кооператив институтындаТатарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булачак.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашачак.

“Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләренең 2013 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында”гы нотык белән Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясаячак.

Шулай ук Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдиновның, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе муниципальных образований Республики Татарстан Минсәгыйть Шакировның чыгышлары һәм башка чыгышлар да булачак.

Шул ук урында район кулланучылар оешмалары, кулланучылар җәмгыятьләре бүлекчәләре оештырган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International